Көн дә бәйрәм, көн дә туй...

Баш бит Ссылка алмашу

Котлаулар Туйлар өчен Татарча смс Җыр сүзләре Караоке Кызык-мызык Файдалы сайт

Бәйрәмнәрдә - бәхет тантанасы,

Җан сафлыгы, куңел яктысы.

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр-туйлар ясап, күңел ачырга яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр. Егетләр гармун-тальян уйнап, кызлар кызыктырып һәм күзләп йөрсә, кызлар матур күлмәкләрен киеп, чәчләрен озын толымнарга үреп, оялып кына аларга күз атып йөргәннәр. Киткән шуннан очрашулар, кунак җыю, туйлар – яшьләр туе, өй туе, бәби туе...

Хәзер дә халкыбыз нәкъ шулай күңел ачып, бәйрәмнәр оештырып яши. Һәркем сокланырлык туган телебездә шигырьләр, җырлар языла; яшь талантлар барлыкка килә... Ничек инде гөрләтеп бәйрәм итмәскә!

Безнең сайт та нәкъ шушы темага багышланган. Үзегезнең күңелегезгә ошаган котлаулар, яратып җырлаган җыр сүзләрен, татарча смслар, төрле   уеннар, кәләш озату сценариеләре, туйда кияү белән кәләшкә багышланган күңелле язмалар, көлдергечләр-мәзәкләр таба алачаксыз. Аларны һәрдаим яңартып, тулыландырып торачакбыз.

Хөрмәтле кулланучы! Рәхим ит, кунак бул, әлеге сайтның битләрен карыйсыз икән, димәк, юкка гына түгел. Үзегезгә тиешле язманы табарсыз дип ышанып калабыз. Әгәр инде таба алмасагыз, түбәндәге электрон адреска Сездән тәкъдимнәр, сораулар, теләкләр көтеп калабыз tatarbairam@yandex.ru
 

 Особенности болгарской кухни очень схожи с армянской кухней и грузинской кухней. Кухни народов мира конечно различны, но эта кухня имеет особенную отличительную черту – практически все блюда отличаются остротой и множеством приправ.

                  Вам нужно купить прописку в Москве

 Уникальные оригинальные подарки, массажеры, тренажеры, товары из телемагазина

Дусларыңа, якыннарыңа ни бүләк итәргэ дип баш ватасыңмы?
Күңелгә ятышлы да,  әйбәт тә, файлы да булсын дисеңме?
Барлык вариантларны да монда таба аласың

 

© Tatarbairam.ru 2011
Сайттагы мәгълуматны кулланганда юллама кую мәҗбүри.

tatarbairam@yandex.ru
  Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Яндекс цитирования

    ; Хостинг «Джино»
     

      Республика Татарстан - Каталог сайтов